7 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Чаллыда табиблар йөрәге уң якта урнашкан пациентны коткарган
Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе табиблары йөрәге уң якта урнашкан пациентка ярдәм иткән. ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев МАКСтагы каналында шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Наил Шәрифуллин
Алтын: байлыкмы, чирме?
Кеше заты элек-электән үк матурлыкны бәяли белгән. Кеше элек-электән затлы әйбергә, байлыкка тартылган. Алтын дигән металл белән кешелек борынгы чорлардан ук таныш, корыч койганчы ук ул алтынны эретергә өйрәнгән. Чагыштырмача йомшак, тиз эри, һичкайчан тутыкмый, күгәрми, өстәвенә матур, әллә кайдан ялтырап, «мин монда», дип тора.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Дәрвишләр бистәсендә «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә булды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә булды. Визиты барышында аны үзәк директоры Гөлнара Галиәхмәтова озата йөрде.
-
МӨҺИМ
Баладан алда барасы: яңа мавыгуларыннан балигъ булмаганнарга нинди куркыныч яный?
Поезд түбәләрендә йөриләр, бина түбәләреннән сикереп уйныйлар, ташландык тоннельләрне һәм канализация юлларын тикшерәләр, кешенең шәхси тормышын эзәрлеклиләр... Боларның барысын да үсмерләр эшли. Шәһәрнекеләр димәгез, бу куркыныч шөгыльләргә авыл балалары да иярә. Яңа мавыгуларыннан балигъ булмаганнарга нинди куркыныч яный? Балаларны сакларга өйрәнәбез.
-
Җәмгыять
Уеннан уймак: мотоциклда һәм питбайкларда җилдерүчеләр катнашындагы аварияләр арта
Куркынычсызлык чаралары, юлда йөрү кагыйдәләре хакында гел сөйләп торсак та, кызганыч, соңгы арада мотоциклда һәм питбайкларда җилдерүчеләр катнашындагы аварияләр турында еш ишетергә туры килә. Иң аянычы да шул: зыян күрүчеләр генә түгел, үлүчеләр дә бар.
-
МӨҺИМ
Нәсел көче: Казанда «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең җиңүчеләрен котладылар
Нәсел тарихын белмәгән кеше үз эзен калдыра алмый. «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивалендә финалга чыгучылар әнә шулай ди. Алар гаилә кыйммәтләрен ничек саклый? Тел һәм гореф-гадәтләрне буыннан-буынга ничек җиткерә? Гаилә бәйрәмен без дә күреп кайттык.
-
Яңалыклар
Татарстан коллективы Көнбатыш Африкадагы карнавалда чыгыш ясарга мөмкин
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Халык дипломатиясе үзәге вәкилләреннән торган Россия делегациясе бу көннәрдә Гвинея-Бисауда эш сәфәрендә.
-
Яңалыклар
Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы» дип аталган күргәзмәгә экспонатлар җыялар
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда яңа проект әзерлиләр – «Татар намазлыгы» дип аталган күргәзмәгә экспонатлар җыялар.
-
Яңалыклар
Социаль сәясәт комитеты утырышында авыл халкын дарулар белән тәэмин итү хакында фикер алыштылар
Бүген Питрәч районында узган Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышында Татарстанда авыл халкын дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
-
Яңалыклар
Яр Чаллы ЗАГС идарәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан интеллектуаль уен оештырды
Яр Чаллы ЗАГС идарәсе Тантаналар сараенда булачак яшь парлар өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган интеллектуаль уен оештырды. Булачак ир белән хатын гаилә, иң кадерле кыйммәтләр, тугрылык, бәхетле тормыш, балалар турындагы сорауларга җавап бирделәр.
-
Яңалыклар
20 сентябрьдә Татарстанда Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау узачак
20 сентябрьгә билгеләнгән Бердәм тавыш бирү көнендә Россия буенча төрле дәрәҗәдәге 2,2 меңнән артык сайлау кампаниясе узачак. Барлыгы 20 меңнән артык мандат тапшырылачак, дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча утырышында. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда беренче яртыеллыкта юл йөрү кагыйдәләрен бозган компанияләрнең антирейтингы билгеле
Татарстан Хөкүмәтенең Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе оешмалар йөртүчеләренең юлларда йөрү кагыйдәләрен үтәве, дөресрәге, үтәмәве турында яңартылган мәгълүматларны дөньяга чыгарган. Рейтинг быел гыйнвардан июнь аена кадәрге статистика нигезендә, предприятиеләр җитәкчеләренең юллардагы иминлеккә игътибарын җәлеп итү максатында төзелгән.
-
Яңалыклар
Казан үзәгендә берничә урам ябыла
«Төнге Казан-2026» велофестивален уздыруга бәйле рәвештә Казанда 11-12 июльдә транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Бу хакта шәһәрнең Транспорт комитетына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда Volkswagen юл кырыена «очкан»: һәлак булучылар бар
Тәтеш районында юл фаҗигасе булган.
-
Яңалыклар
Белгеч этнең кешедәге яман шешне ничек билгели алуы турында сөйләгән
Ветеринар Фроленко этләрнең хуҗасындагы авыруны ничек билгели алуын әйткән.